Россия Президенты Владимир Путин белән Оборона министры Сергей Шойгу бу көннәрдә тайгада ял итә. Себер - актив туристлар өчен Россиядәге иң матур төбәкләрнең берсе. Ил башлыгының да аны сайлавы гаҗәп түгел, дигән «Лента.ру»га индивидуаль туризм буенча компания башкарма директоры Майя Котляр.
Путин бу ял төрен беренче тапкыр гына сайламый. Быел Президент үзенә шундый кыска вакытлы ял оештырган иде инде. Быел ул тайгада вездеходны үзе йөрткән.
Комментарийлар