16+

QR-кодлар срогы кыскарган?

Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар COVID-19дан ясаткан вакциналар сертификаты срогы 1 ел түгел икәненә тап булды.

Дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар COVID-19дан ясаткан вакциналар сертификаты срогы 1 ел түгел икәненә тап булды.

8 ноябрьдән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә, COVID-19 га каршы ясатылган вакцинациядән соң бирелә торган сертификатларның яңа формасы гамәлгә керә. Моңа кадәр сертификаты булганнарның бу документы 2022 елның 1 мартына кадәр автоматик рәвештә яңартылып бетәргә тиеш.

Әмма дүшәмбе Россия халкын яңа “күчтәнәч” көткән. Ил күләмендә QR-кодларның куллану срогы 1 елдан 6 айга кадәр кыскартылу хакында хәбәр таралды.

Бәхеткә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб бу уңайдан ачыклык кертте. Баксаң, “Дәүләт хезмәте күрсәтү” порталы вакытлыча эшләүдән туктаган. Бу хилафлыклар берничә сәгать эчендә бетереләчәк.

Штабның рәсми Телеграм каналында бу уңайдан бернинди дә хәбәр әлегә юк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading