16+

Ралли-кросс буенча Татарстан Президенты кубогы кемгә тәтер?

28 август "Биектау" автодромында XXI "Татарстан Республикасы Президенты Кубогы" ярышлары уза.

28 август "Биектау" автодромында XXI "Татарстан Республикасы Президенты Кубогы" ярышлары уза.

Ярышлары кысаларында ралли-кросс буенча «Супер1600» һәм «Национальный» классларында Россия Чемпионаты этабы, «Суперавто» классында Россия Кубогы этаплары да оештырылачак. Узышларда инде икенче ел рәттән яшьләр «Д2-Юниор» классында "Ока" машиналарында һәм "Д2Н" классы буенча РАФ кубогы этабында көч сынашачак.

Мәркәзебез Казан Мәскәү өлкәсе, Самара, Саратов, Тольяти, Ульяновск, Калуга, Смоленск, Воронеж, Ижау, Нарофоминск, Чебоксар, Тверь, Рязань кебек шәһәрләрдән килгән кунаклар көтә. Белоруссия белән Латвиядән 50гә якын пилот киләчәк. Араларында яшь җилкәнчекләр дә, тәҗрибәле узышчылар да бар.

«Национальный» класс интригаларга, көтелмәгән сюрпризларга иң бай ярышларның берсе булачак. Халык та аңа яратып йөри. Тулыприводлы "Королевский" классында Европаның өч тапкыр чемпионы Тимур Тимерҗанов, Европа ярышлары җиңүчесе Тимур Шиһабетдинов, автокросс буенча Европа чемпионы Угис Траубергс та катнашачак.

Тамашачыларны кызыклы программа көтә, балалар өчен призлар уйнатылачак. Ярышларның тантаналы ачылышы иртәнге сәгать 10:00гә билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading