16+

Рамазан аенда ничек савап эшләргә?

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәр ел рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте һәр ел рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә.

Узган елда акция кысаларында 20 балага ярдәм күрсәтелгән. Быел да “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән тагын 20 авыру балага булышырга ниятли. 
Моннан тыш, “Зәкят” фонды, мохтаҗларга бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.

Фитр сәдакасын рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда “Зәкят” хәйрия фонды 1 400 000 сум күләмендә фитр сәдакасы һәм фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты, дип хәбәр итте «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов. 

Ярдәм итәргә теләүчеләргә кирәкле мәгълүматны www.zakyatrt.com сайтыннан алырга була.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading