Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Россиядә террористлар өчен үлем җәзасы кертергә тәкъдим итә.
"Террористлар өчен үлем җәзасын һичшиксез кертергә кирәк. Алар бу тормыштан тизрәк киткән саен, илдә дә тәртип тизрәк урнашачак", - дип белдергән ул "Россия 24" телеканалына. Аның сүзләренчә, әлеге җинаятьчеләрне төрмәдә тоту дөрес түгел. "Кадыйров мөселманнарга каршы дип әйтәчәкләр. Алар мөселман түгел, дип Пәйгамбәребез дә әйткән", - дип сөйләгән Чечня башлыгы интевьюсында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар