16+

Ренат Әюпов – яшьләр өчен иң яхшы спектакль режиссеры

Ренат Әюпов Чувашиядә узган "Әкияти палитра" милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә "Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)" номинациясендә җиңү яулады.

Ренат Әюпов Чувашиядә узган "Әкияти палитра" милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә "Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)" номинациясендә җиңү яулады.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов беренче тапкыр уздырылган "Әкияти палитра" милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә "Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)" номинациясендә җиңү яулады.
Спектакльнең нигезенә Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре салынган. Спектакльне Ренат Әюпов Фәнәвил Галиев пьесасы буенча 2004 елда куйган була, 2013 елның март аенда спектакльнең яңа варианты чыга. Чабаксар тамашачысына шушы яңартылган спектакль тәкъдим ителгән. Тамашачылар аны бик яратып, бер сулышта караган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading