Республика тасмасы Татарстан буенча сәяхәтен башлады.
Республика көне уңаеннан, ел саен әлеге акция уза. Өч төсле Татарстан тасмасы күпмилләтле халык яшәгән республикабызның бердәмлеген символлаштыра. Әлеге эстафетаның төп максаты - үз ватаны белән горурланган патриотларны берләштерү. "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы "Республика тасмасы" акциясе кысаларында, Казан урамнарында "тарихи" викториналар оештыра башлады. Халыкка "республика тасмасын" да тараталар. "Яшь гвардия" оешмасы активисты, Казан федераль универститеты студенты Диана Демина:
- 10 августта Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен Кабан күле буендагы Меңьеллык паркында Татарстан тарихына багышланган "Вакыт тасмасы" дип исемләнгән квест-уен уздырдык. Квест азагында Татарстан әләме төсләрендәге тасманы республика буенча сәяхәткә алып китәчәкбез, районнарда төрле мәдәни һәм спорт чараларында катнаштырып, Казанга янәдән 30 августта - Республика көнендә алып кайтачакбыз", - ди. "Татарстан командасы" иҗтимагый инциативасы белән әлеге тасма республикадагы һәр район кешесенә барып ирешәчәк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар