16+

Республикада ел саен дару чималыннан 60 тоннадан артык чәй сату ниятләнә

Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге базасында «Татарстанның урман үләннәре» кооперативы төзелгән.

Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге базасында «Татарстанның урман үләннәре» кооперативы төзелгән.

Предприятиянең үзенең бердәм фирма стиле бар. Үләннәр җыелмасының рецептлары яңадан эшләнгән. Мәсәлән, «Татар чәе» кара карлыган һәм җир җиләге яфракларыннан, миләш, мәтрүшкә, юкә, бөтнек, кычыткан, кипкән алма, өрек җимеше җыелмаларыннан тора.

Ассортиментта барысы 30 төрле үлән җыелмасы булырга тиеш. Елга 60 тоннадан артык продукция төргәкләп сату планлаштырыла.

Төргәкләнгән продукцияне республика сәүдә челтәрләрендә сатарга уйлыйлар. Шулай ук чәй кибетләре һәм элиталы spa-салоннар белән дә сөйләшүләр алып барыла.

Продукцияләре кул белән җыела, сыйфатлы һәм бик чиста. Ассортиментта каен себеркеләре дә бар.
Ваклап сатудан тыш, күпләп сату да оештырылган. Пензага, мәсәлән, 1,5 тонна нарат һәм каен бөреләре җибәрелгән.

Краснодарга 1 тонна сары мәтрүшкә, карлыган яфрагы һәм мәтрүшкә җибәрү планлаштырыла. Петербург һәм Барнаул белән кызыл һәм кара миләш сатып алу турында сөйләшүләр алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading