Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Шулай ук бәйрәмгә республика җитәкчеләре, Россия төбәкләреннән дин әһелләре, Россиядәге мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырылачак. Республика ифтарында бай эчтәлекле мәдәни программа да булачак.
Комментарийлар