16+

Күршеләрнең ике авылында хәмер сату тыелачак

Башкортстанның ике авылы «коры закон» кертә.

Башкортстанның ике авылы «коры закон» кертә.

Башкорстанның Куергазы районындагы Якшымбәт һәм Якут авылларында хәмер сатуны тулысынча тыялар, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Июнь аенда язгы сессиянең йомгаклау утырышында Башкортстан Республикасы Деулет Gыелышы – Корылтае депутатлары тиешле закон кабул итуне планлаштыра.

– Закон проектлары парламентка республиканың Куергазы районы Советы тарафыннан кертелде, - дип хәбәр итте Дәүләт Советы рәисе Константин Толкачев. – Әмма башта «коры закон» ны кертү турындагы карар авылларда – гражданнарның гомуми җыенында күпчелек тавыш белән кабул ителде. 
Халык фикеренчә, алкоголь сатуны тыю аны куллану күләмен киметергә һәм шуның белән бергә үлем дәрәҗәсен киметергә, гомер озынлыгын арттырырга, демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

- Гражданнарның үз территорияләрендә хәмер сатуны тыю хокукы бар. Әмма шул ук вакытта «коры закон»ның яңалык булмавын һәм барлык проблемаларны хәл итмәвен аңларга кирәк, – дип билгеләп үтте Константин Толкачев. - Бу сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру юлында бер адым гына. Бу эшне бөтен республика күләмендә дә, муниципаль берәмлекләр администрацияләре дәрәҗәсендә дә дәвам итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading