16+

РФ Генераль прокуратурасы сайтында СВОда катнашучылар өчен яңа бүлек ачылды

Россия Генераль прокуратурасы сайтында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре мөрәҗәгатьләре өчен бүлек барлыкка килде.

Россия Генераль прокуратурасы сайтында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре мөрәҗәгатьләре өчен бүлек барлыкка килде.

Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.

"Игорь Краснов кушуы буенча Россия Генераль прокуратурасы сайтында "СВО катнашучыларының һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать" бүлеге ачылды, - диелә Telegram-каналда РФ ГП хәбәрендә.

Ведомствода аңлатуларынча, яңа бүлек гражданнар өчен теләсә нинди кызыксындырган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү мөмкинлеген күздә тота, алар арасында: медицина ярдәме күрсәтү, дару алу, торак бирү, түләүләр һәм пособиеләр билгеләү, пенсияләрне исәпләү, башкарма производстволарны рөхсәт итү, хәрби комиссариатлар эше һ. б. 

Әлеге бүлеккә кергән мөрәҗәгатьләр генераль прокуратураның махсус контролендә булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading