Җырчы Рәфис Кәлимуллинның яңа клибын төшергәндә, күңелсез хәл булган: төркемендә эшләүче кызның баш миенә җитди зыян килгән.
Скопировать ссылку
Җырчы Рәфис Кәлимуллинның яңа клибын төшергәндә, күңелсез хәл булган: төркемендә эшләүче кызның баш миенә җитди зыян килгән.
"Кабат туам" җырына клип төшергәндә, көтелмәгән хәл килеп чыкты. Клипның героинясы Алинә Хәсәнова сюжет буенча аңын югалтып егылырга тиеш иде. Шушы күренешне төшергән вакытта Алинә артыграк уйнап җибәрде, ялгыш башын бәрде. Баш авыртуына, баш әйләнүенә зарлангач, съемкалардан соң аны хастаханәгә алып киттек. Анда башына МРТ ясадылар. Нәтиҗәдә Алинәнең баш мие селкенгән булып чыкты. Хәзер хәле ярыйсы инде", - ди Рәфис.
Комментарийлар