16+

Рифат Фәттахов мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләрен кунак итеп концертка чакыра

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләрен 27 октябрьдә узачак "Казанда Шәрык базары" фестиваленең гала-концертына кунак итеп чакыруын әйтте.

"Киткәннәрнең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез! Ә калганнарның эчке халәтен, авыр кичерешләрен аз гына булса да җиңеләйтербез, дип үзебезнең концертка чакырабыз. Концерт бит - күңел ачу чарасы гына түгел, күңел күтәрү, эчке бушану, тынычлану мөмкинлеге дә! 
 
Ә безнең концерт, Алла бирса, әйбәт булачак. Бик күп илләрдән (Әзербайҗан, Казахстан, Кытай, Молдавия, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан) һәм төбәкләрдән (Алтай, Башкортостан, Дагстан, Кырым, Карачаево - Черкесия, Саха - Якутия, Тыва, Чувашия) шәп җырчылар, шәп башкаручылар килә.

Үзебезнең Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, популяр башкаручы Эльбрус Джанмирзоев, легендар "Ялла" төркеме үзләре генә дә ни тора!

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләреннән хәбәр көтәбез. Ваһаповфонд социаль челтәрләренә дә, шәхсән минем личкага да язырга мөмкин", - ди Рифат Фәттахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading