Җырчы һәм юмор остасы Рифат Зарипов үзчикләүләр режимында да тик ятмый. Артист яңа йортының нигезен салып ята.
“Төзелештән сезгә ялкынлы кайнар сәламнар! Безнең татар халкында әйтемнәр бик күп бит инде. Ир-атның вазыйфасы агач утырту, малай үстерү һәм йорт салу, диләр. Минем инде Ислам улым, Аллага шөкер, әкрен генә үсеп килә. Менә икенче эшкә тотындык — йорт салабыз”, - ди җырчы.
Сүз уңаеннан, артистның бүген туган көне дә әле! Ул 1988 елда Оренбург өлкәсендә туган. Аның тагын ике абыйсы бар.
Без исә Рифатны туган көне белән тәбрик итәбез һәм башлаган авыр эшендә уңышлар телибез! Сәламәт бул, Рифат!
Комментарийлар