Россия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә Россия гимнын уйнатырга һәм ил байрагын күтәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. Аңа җавап итеп, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Россия гимны белән байрагыннан соң, Татарстанныкын да күтәрергә кирәк дигән фикерен җиткерде.
Скопировать ссылку

“Соңгы арада патриотик тәрбия темасы күтәрелеп китте. Һәркем моңа үз өлешен кертергә тырыша. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов күрсәтмәсе буенча, һәр мәктәптә Россия гимны яңгырап, Россия флагы күтәреләчәк. Патриотик тәрбиянең туктап торганы юк инде. Патриотик тәрбия кирәк, ләкин анда милли республика гимны яңгырап, республика байрагы күтәрелергә тиеш дигән сүз юк”, - ди Ркаил әфәнде.
Депутат Башкортстандагы хезмәттәшләре белән элемтәгә кергән.
Комментарийлар