Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Роберт Гарипов «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифасына билгеләнде.
Бу турыда «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Префект вазифасына сайлап алуның финал этабы шәһәр Башкарма комитетында узган. Конкурска 11 кандидат куелган булган.
– Казандагы тормышны, бигрәк тә шәһәр тарихы кебек катлаулы юнәлешләрдә яхшы якка үзгәртергә теләүчеләр саны күп булуы сөендерә. Мондый конкурста җиңелүчеләр юк. Хакимият вәкилләре өчен бу – уйлану һәм фикерләшү өчен сәбәп, ә катнашучылар өчен кадрлар резервына керү мөмкинлеге, – диде мэр Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар