16+

Росгвардиягә эшкә керергә теләүчеләр өчен яңа төрле яңалык

Дәүләт Думасы I укылышта Росгвардиягә үз составында ирекле формированиеләр ( добровольцы) булырга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы I укылышта Росгвардиягә үз составында ирекле формированиеләр ( добровольцы) булырга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.

Әлеге үзиреклеләр, мобилизацияләнгәннәр, контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм РФ Кораллы Көчләре волонтерлары өчен гамәлдә булган шундый ук ташлама һәм социаль гарантияләргә ия булачак, дип яза ТАСС.

Росгвардия үзиреклеләре мобилизация вакытында, хәрби хәл гамәлдә булганда, кораллы низаг шартларында, шулай ук контртеррористик операция режимы кертелгән очракта һәм Россиядән читтә милли гвардия армиясен кулланганда аерым бурычларны хәл итү өчен җәлеп ителергә мөмкин.

Росгвардия үзиреклесе булу өчен тиешле контракт төзергә кирәк булачак. Эшкә урнашу тәртибен, иреклеләрнең санын ведомство (Росгвардия) үзе билгеләячәк.

Росгвардиянең иреклеләр сафына кергәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, аларга карата арбитраж, гражданлык, административ суд эшләрен һәм башкарма производствоны хезмәт вакытында туктатачак.

Шулай ук әлеге волонтерлар югары уку йортларында (бакалавриат һәм белгечлек) бушлай белем алачак. Аларны бюджет хисабына квота буенча укытачаклар. Моннан тыш, Росгвардия волонтерлары югары уку йортларына һәм колледжларга кергәндә шәхси казаныш буларак исәпләнәчәк.

Дәүләт Думасы шулай ук I укылышта ике закон проектын кабул итте. Беренчесе, Росгвардия волонтерлары сафларына кергән хезмәткәр, хезмәт итүен тәмамлагач, үз эш урынына кире кайтырга хокуклы. Хезмәтне тәмамлаганнан соң 3 ай эчендә хезмәткзр кире кайтмаса, зш бирүче килешүне өзә ала. Әгәр хезмәт килешүенең гамәлдә булу вакыты тәмамланса яки мондый вазифа буенча вакансия булмаса, Росгвардиянең элеккеге үзиреклесе шундый ук яки түбәнрәк вазифа буенча эшкә керергә өстенлекле хокук ала. 

Икенчесе-Росгвардия иреклеләренең керемнәре НДФЛдан, иминият взнослары түләүдән, югалган яки яраксызга әйләнгән Россия паспорты һәм милли йөртү таныклыгы биргән өчен дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading