Хөкүмәт белдергәнчә, программаны озайту турында карар кабул иткәндә, Ана капиталы бирүне гамәлгә ашыруга карашларны комплекслы рәвештә яңадан карап чыгарга кирәк. Анда мондый алымнарны билгеләгәндә демографик чакыруларны һәм программадан алынган эффектны исәпкә алырга кирәклеге өстәлә. Хезмәт министрлыгында 2024-2026 елларда бу ярдәм чарасына финанслау тулы күләмдә салынган дип белдерделәр. Ана капиталы программасын озайту турында карар кабул иткәндә аның нәтиҗәлелеге һәм аны бирүгә карашлары анализланачак, дип ассызыкладылар ведомствода.
Ана капиталы Россия гаиләләренә ярдәм итү дәүләт программасы, аның гамәлдә булу вакыты 2007 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән. Башта түләүне алуга икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар дәгъва итә алган. 2020 елдан ана капиталы шулай ук беренче бала тууы өчен түләнә башлый.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча, узган ел россиялеләр ана капиталына 911 902 сертификат алган. 2024 елда ана капиталы күләме беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.Аның сүзләренчә, сумма инфляция дәрәҗәсенә яки 7,5 процентка артачак.
Комментарийлар