16+

Россиядә балалар автокреслоларына таләпләрне кырысландырырга планлаштыралар

Россия Хөкүмәте сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмы очраклары арту сәбәпле автокреслоларга таләпләрне катгыйландырырга кушты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Россия Хөкүмәте сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмы очраклары арту сәбәпле автокреслоларга таләпләрне катгыйландырырга кушты, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Шоферлар суррогат корректорлар һәм куркынычсызлык каешлары адаптерларын сатып ала. Шоферларны сертификатлары булган аналогла караганда күпкә түбән бәя җәлеп итә. 

Кибетләрдә тәкъдим ителүче «корректорлар һәм адаптерлар», өчпочмаклы япмалар яки каркассыз автокреслолар зур куркыныч тудыра. Җайланмаларның бәясе 200—500 сум һәм 800— 900 сум тирәсе. Мондый җайланмалар баланы юл-транспорт һәлакәте булган очракта тотып кала алмый, дип билгеләп үтә Мәскәүнең  автомототехниканы сынау һәм тулыландыру буенча фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Денис Загарин.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Думасы депутатлары ЮХИДИ белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү өстендә эшли. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдимнәрне 15 ноябрьгә кадәр эшләп бетерәчәк.

Автомобильдәге бала имин булсын өчен, экспертлар ата-аналарга махсус утыргычларны баланың яше, авырлыгы һәм буе буенча сатып алырга киңәш итә. Яшь ярымга кадәр балалар өчен аларны транспорт чарасы хәрәкәтенә каршы урнаштырырга кирәк.

Җиде яшьтән унбер яшькә кадәрге балалар өчен куркынычсызлык каешларын эләктерү дә җитә. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешы буе 150 см булган бала өчен исәпләнгән һәм каешны эләктерү урыны баланың муеныннан узмаска тиеш.

Балалар өчен махсус утыргыч автомобильнең алгы утыргычында урнашкан икән, куркынычсызлык мендәрен өзәргә кирәк.

Ныклык өчен махсус утыргыч мәҗбүри рәвештә ISOFIX ныгытмасы яки иминлек каешлары ярдәмендә беркетелергә тиеш.

Роскачество белгечләре балаларны өске киемнәр кигән килеш утыртмаска киңәш итә. Машинаны кинәт туктатканда, бала изүе чишелгән комбинезоннан чыгып “очарга” мөмкин.

Шулай ук экспертлар тарафыннан балалар утыргычын урнаштыру өчен иң куркынычсыз урын билгеләнде. Ул арткы утыргычның уртасында урнашкан.

Оешма балалар автокреслоларын дөрес куллану юлда балалар үлеме санын киметергә сәләтле (12 яшькә кадәрге балалар арасныда якынча ике тапкыр, ә яшь балалар арасында — 70 процентка) булуын искәртә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading