16+

Россиядә яңа министрлык булдырмакчылар

Россиядә яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өчен җавап бирә торган яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин.

Россиядә яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өчен җавап бирә торган яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин.

Президент Владимир Путин инаугурациясеннән (7 май) һәм федераль хакимият органнарының яңа структурасын формалаштырудан соң шундый ведомство барлыкка килергә мөмкин булуын "Ведомости"га президент администрациясенә якын дүрт чыганак хәбәр иткән. Шуларның берсе сүзләренчә, ул "Россия яшьләре базасында" Мәгариф министрлыгы функцияләренең балаларга патриотик тәрбия бирү буенча бер өлеше күчү нәтиҗәсендә барлыкка килмәгәе.

Яңа ведомство өчен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык нигез булыр дип көтелә. "Бу идея патриотик тәрбия өчен җавап бирә торган бердәм орган булмавы беленгәч туды, хәзер Оборона министрлыгының да, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык вәкаләтләренең дә бер өлеше бар, ә координацияләү структурасы юк", – дигән “Ведомости” әңгәмәдәше.

Федераль Җыенга юллама нәтиҗәләре буенча 29 февральдә Путин хөкүмәткә "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектын эшләргә кушты, ул кимендә 150 яңа гомуми белем бирү оешмасы төзүне күздә тота. Гомуми белем бирү оешмаларында урын кытлыгы булган регионнарга өстәмә рәвештә 210 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading