Озак һәм каты ютәл әлеге инфекциянең бер билгесе санала.
Россиядә микроплазмалы пневмония белән авыруның берничә очрагы ачыкланган. Чит илләрдәге очраклар кебек үк, бездә дә инфекциянең авыр формалары әлегә күзәтелми, ди белгечләр.
Микроплазмалы пневмония белән авыручылар каты һәм озак вакыт ютәлли, күкрәк читлегендә авыртулар барлыкка килә, бронхлар зыян күрергә мөмкин.
Әлеге инфекцияне йоктыру өчен авырган кеше белән озак вакыт тыгыз элемтәдә булу кирәк. Шуңа да авыру күбрәк оешмалардагы коллектив әгъзалары, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тарала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар