16+

Россиялеләр 2025 елда 118 көн ял итәчәк

2025 елда 247 эш көне булачак.

2025 елда 247 эш көне булачак.

Россиялеләр 2025 елда 118 көн ял итә алачак. Россия Хезмәт министрлыгында яңа елга бәйрәм һәм ял көннәре календарен тәкьдим итте.

Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн дәвам итәчәк, 8 гыйнварда тәмамланачак. Беренче эш атнасында нибары 2 генә эш көне булачак – 9, 10 гыйнвар.
Май бәйрәмнәре нибары 8 көн генә барачак, әмма тәнәфес булачак. 


Шул ук вакытта 8 март һәм 23 февраль өстәмә бәйрәм көннәре булмаячак, чөнки бу даталар болай да ял көннәренә туры килә.

2025 елда россиялеләр 22-23 февральдә, 8-9 мартта, 1-4 майда, 8-11 майда, 12-15 июньдә, 2-4 ноябрьдә, 31 декабрьдән 2026 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

Татарстандагы бәйрәм көннәр:

Ураза бәйрәме – 30 март (якшәмбе), Корбан бәйрәме – 6 июнь (җомга), Республика көне – 30 август (шимбә), Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).

2025 елда ял көннәре күбрәк булачак (Яңа елда 11 ял көтелә)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading