16+

Россия пенсионерларының бер өлеше бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

РФ пенсионерларының бер өлеше 2022 елның 27 маеннан 20 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

РФ пенсионерларының бер өлеше 2022 елның 27 маеннан 20 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Россия пенсионерларының бер өлеше 15 000 сумнан 20 000 сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Матди ярдәм күләме төбәк дәрәҗәсендә хәл ителә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең яшенә бәйле булачак.
Аерым алганда, Санкт-Петербургта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче гражданнарга 15 000 сум акча бирәләр, 95 яшь тулучыларга 20 000 сум күләмендә матди ярдәм күчерелә, ә 100 яшь тулу уңаеннан Петербург пенсионерлары ел саен 25 000 сум ала.

Әлеге акчалата ярдәм гражданнарның керемнәре яисә мөлкәтләренә бәйсез рәвештә бирелә. Әмма түләү алу өчен гариза бирергә кирәк. Моны пенсионерлар үзләре дә, аларның законлы вәкилләре дә эшли ала. Гариза бирергә өлгерүчеләргә акча 2022 елның 27 маеннан килә башлаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бармы икэн сон ул 90-100 лек пенсионерлар,булсада барак белэн генэ начарлык бит инде алар хэзер. И бу хокумэт бик зур эш корган кебек сойлэгэн булсалар шунда. Барлык пенсионерларга бирсэ ярамыймы икэн ул аны, кайбер пенсионерлар 12-13 мен пенсия ала, пенсия член кутэргэннэн бирле куп кеше пенсиягэ дэ чыга алмый якты донья белэн хушлаша.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Туксан яшьлеклэр пенсия не болайда куп ала , аз пенсия алучыларга бирсеннэр иде алар , вот булыр иде аннары.

      Мөһим

      loading