16+

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы: гадәттән тыш хәл аркасында Ейскида 13 кеше һәлак булган

Соңгы мәгълүматларга караганда, Ейсктагы гадәттән тыш хәл аркасында һәлак булучылар саны 13 кешегә җиткән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов белдергән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Ейсктагы гадәттән тыш хәл аркасында һәлак булучылар саны 13 кешегә җиткән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов белдергән.

«18 октябрьнең иртәсенә, һәлакәт аркасында 13 кеше һәлак булган, шул исәптән өч бала», — дип хәбәр итә РИА Новости.

 Алексей Кузнецов билгеләп үткәнчә, 19 кеше яраланган, дүртесе Краснодар төбәге хастаханәсенә китерелгән, калганнары Ейск хастаханәсендә дәвалана.

Россия Оборона министрлыгы мәгьлүматларына караганда, Көньяк хәрби округының хәрби аэродромыннан уку-күнекмәләр очышы барышында, биеклеккә күтәрелгәндә Су-34 самолеты Ейск шәһәрендә һәлакәткә очраган. Ул торак йорт янына төшкән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading