16+

Россиядә 1 октябрьдән башлап БАДларны мәҗбүри маркировкалау таләбе үз көченә керергә мөмкин

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы: Россиядә БАДларны мәҗбүри маркировкалауны 2023 елның 1 октябреннән башларга мөмкиннәр.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы: Россиядә БАДларны мәҗбүри маркировкалауны 2023 елның 1 октябреннән башларга мөмкиннәр.

Россиядә биологик актив өстәмәләрне (БАДларны) мәҗбүри маркировкалау агымдагы елның 1 октябреннән башланырга мөмкин, дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Екатерина Приезжева.

"Хәзерге вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан мәҗбүри маркировка алып бару турында карар проекты әзерләнгән. Ике ел дәвамында этаплап маркировкалауны кертү планлаштырыла: 2023 елның 1 сентябреннән маркировкалауның мәгълүмати системасында теркәлү, 1 октябрьдән җитештерүчеләр һәм импортерлар тарафыннан мәҗбүри маркировкалау күз алдында тотыла", - дип белдерде ул.

Шул ук вакытта 2024 елның 1 мартыннан ваклап сату өчен маркировка кодын теркәүне мәҗбүри итәргә тәкъдим ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading