16+

Россиядә алты көнлек эш атнасы кертелерме? 

Хезмәт министрлыгы Россиядә алты көнлек эш мәсьәләсенә нокта куйды.

Хезмәт министрлыгы Россиядә алты көнлек эш мәсьәләсенә нокта куйды.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россиядә алты көнлек эш атнасы кертүне хупламый, дип белдерде ведомство башлыгы Антон Котяков.

"Хезмәт Кодексында алты көнлек эш булмаячак. Ләкин яклар килешүе буенча эшне читтән торып яки тиешле түләү белән эш вакытын хезмәткәр белән килешеп җайларга мөмкин", диде ул ТАССка биргән әңгәмәсендә.

Министр билгеләп үткәнчә, хезмәт белән бәйле хәзерге кануннар эш бирүчегә хезмәткәрләрнең эш вакытын оештыруга һәм аларның функцияләренә мөмкин кадәр җайлы якын килергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шушы мөнәсәбәтләргә басым ясарга кирәк, ә стандарт 40 сәгатьтән артык эшләү өчен түләргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә алты көнлек эш атнасы кертү тәкъдиме белән "Аванти"бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясендә чыгыш ясадылар. Инициатива авторлары әлеге адымны санкцияләр вакытында ил икътисадын ныгытырга ярдәм итәр дип уйлыйлар. Әмма бу тәкъдим сәясәтчеләр һәм экспертлар арасында хуплау тапмады. Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренчә, алты көнлек эш атнасы Россия бизнесына һөҗүм ясаячак. Аның хезмәттәше Никита Чаплин билгеләп үткәнчә, бизнесменнарның тәкъдиме мәгънәсез.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    😁👍👍

    Мөһим

    loading