16+

Россиядә ел саен 3,5 мең балада яман шеш авыруы ачыклана

Балалар арасында онкоголия белән авыручылар саны елдан-ел бертөрле дәрәҗәдә саклана. Ел саен 3,5 мең бала рак белән авырый башлый.

Балалар арасында онкоголия белән авыручылар саны елдан-ел бертөрле дәрәҗәдә саклана. Ел саен 3,5 мең бала рак белән авырый башлый.

Бу хакта Яман шеш авырулы балалар көне алдыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Н.Н. Блохин исемендәге Россия онкология үзәге"нең баш һәм муендагы яман шеш бүлеге мөдире, фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан-тыш баш балалар онкологы Владимир Поляков бердерде, дип яза " Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән.


"Ел саен Россиядә 3,5 мең балада яман шеш авыруы ачыклана. Ягъни 100 мең балага 12 дән 15 кә кадәр авыручы туры килә дигән сүз", - дигән ул.

Поляков, Россиядә һәм дөньяда онкология белән авыручылар дәрәҗәсе балалар арасында тотрыклы булып кала, дип белдергән. 20 ел эчендә ул 15-20 процентка арткан. "Монда диагностика ысулларының яхшыруын да исәпкә алырга кирәк", - дип аңлаткан эксперт.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading