Илебездә коронавирус йоктырган балалар саны арта башлаган. РФ Сәламәтлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта 11 бала авыр хәлдә. Ике бала исә әлеге вирустан үлгән.
“Балалар бу авыруны олылар кадәр үк еш йоктырмауларына карамастан, алар да авырый һәм вирус алар өчен дә шулай ук куркыныч”, - диелә министрлык хәбәрендә.
Комментарийлар