16+

Россиядә коронавирус йоктыручылар саны кискен рәвештә арта

Россиядә тәүлегенә 14,7 мең ковид йоктырган.

Россиядә тәүлегенә 14,7 мең ковид йоктырган.

Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 85 төбәктә COVID-19 белән авырып китү очрагы ачыкланган, шуларның 2 373есендә (16,1%) - бу авыру симптомнарсыз уза. Бу хакта инфекциягә каршы оператив штаб хәбәр итә.

Узган тәүлектә иң күп авыручы төбәкләр бишлегенә Мәскәү - 7 704 кеше, Мәскәү өлкәсе - 953, Санкт-Петербург - 862, Түбән Новгород - 184, Бурятия Республикасы - 170 кеше кергән. Сәламәтләнүчеләр саны 4 801 335 кә җиткән - көн эчендә 9 166 пациент өйләренә озатылган. Шулай ук тәүлек эчендә 357 үлем очрагы теркәлгән. Бөтен чор эчендә Россиядә ковидтан 430 кеше вафат булган. Авыручылар саны арту инде 9 тәүлек рәттән дәвам итә.

Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны бер тәүлек эчендә мең кешегә арткан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading