Шулай ук, әлеге сайтларда эшләүче мошенниклар кредит тарихын "яхшыртырга", аны "чистартырга" тәкъдим итә. Мондый хезмәт өчен 10нан 300 мең сумга кадәр акча түләргә кирәк.
Кредит тарихларының милли бюросы мәгьлүматларына караганда, кырыкалдарларның сайтларына февраль аенда 50 мең кеше керсә, мартта әлеге күрсәткеч 83,6 меңгә менгән. Беренчел бәяләүләр буенча, мошенниклардан күргән зыян берничә миллион сум тәшкил итәчәк.
Кредит тарихларының милли бюросында маркетинг буенча директор Алексей Волков сүзләренә караганда, банк клиентлары кредит тарихларының төзелеше һәм системасы турында хәбәрдар түгел.
Белгеч аныклавынча, кредит тарихы турындагы мәгълүмат бары тик банк клиентының үзенә генә һәм банкка гына билгеле.
Комментарийлар