22 сентябрьдән балаларны Россия мәктәпләренә кабул итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Яңа шартлар быелның 2 сентябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды.
Иң төп яңалык – балалар бертуган апа-абыйлары укый торган мәктәпкә кабул ителәчәк. Иң беренче чиратта, нәкъ менә алар мәктәпкә керү хокукына ия булачак.
Балаларны мәктәпкә яздыру вакыты да үзгәрде. Әгәр элек ул 1 февральдән булса, хәзер документлар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Бала мәктәпкә 6,5 яшьтән соң, әмма 8 яшьтән дә соңга калмыйча керергә хокуклы. Кире очракта, ата-анадан гариза һәм мәктәптән рөхсәт таләп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар