16+

Россиядә социаль түләүләр күләме 4,9%ка индексацияләнгән

1 февральдән Россиядә социаль түләүләр күләме артты. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9%ка индексацияләнгән. Татарстанда арту 327,7 меңнән артык кешегә кагылачак.

1 февральдән Россиядә социаль түләүләр күләме артты. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9%ка индексацияләнгән. Татарстанда арту 327,7 меңнән артык кешегә кагылачак.

Айлык акчалата түләүләрне алучылар арасында – инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиациягә дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, социалистик хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Индексация күләме 2020 елга инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән, дип аңлаттылар Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә.

Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9%-ка индексацияләнгән – аның бәясе аена 1211,66 сумга кадәр арткан. Закон буенча җыелма ай саен акчалата түләүләр алучыларның барысына да тиешле, хезмәт яисә акчалата бирелә.

Җыелма үз эченә дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (аена акча эквиваленты – 933,25 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (аена акча эквиваленты – 144,37 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында яки дәвалау урынына шәһәрара транспортта бушлай йөрү (акча эквиваленты – аена 134,04 сум) ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading