Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына керткәннәр.
Дәүләт Думасына мәҗбүри чиплаштыру һәм йорт хайваннарын исәпкә кую турында закон проектын керттеләр. Проект тексты Думаның электрон базасына урнаштырылган, дип яза РИА Новости.
Авторлар сүзләренчә, закон проекты югалган хайванны эзләүне җиңеләйтергә һәм хайваннар белән ирекле рәвештә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, хайванны ташлаган хуҗаны җаваплылыкка тарту процедурасы да җиңеләячәк.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар