Синоптиклар салкыннар гына түгел, күпләп кар явачагын да фаразлый.
Россиягә чын кыш һәм тәүлек буе “минус”лы температура февраль аенда гына киләчәк.
Бу хакта Гидрометиорология үзәгенә сылтама белән, “Известия” хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, кышның соңгы ае, узган айларга караганда, суыграк булачак. Әмма каты салкыннар көтәргә кирәкми. Моннан тыш февраль аенда кар да күп явачак, дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар