Саратов өлкәсенең Балаков шәһәрендәге 13 нче мәктәптә полиция кораллы ир-атны тоткарлаган, дип хәбәр итә ТАСС район администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
"Пневматик винтовка тоткан ир-ат 13нче номерлы мәктәпкә килгән. Хезмәткәрләр полиция чакырткан, ир-ат тоткарланган. Беркем дә зыян күрмәгән", - дигән агентлыкка әңгәмәдәше.
Матбугат хезмәтендә ачыклык керткәнчә, мәктәп территориясенә кергән ир-ат бу мәктәпнең элекке укучысы, ул исерек булган. Беркемгә дә янамаган һәм ут ачмаган. Ир-ат винтовкасын мәктәпкә бүләк итәргә теләвен белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар