16+

Россиянең бер төбәге яңа елга каршы үзизоляция режимын керткән

Беренче Россия төбәге яңа ел локдаунын керткән. Ул Калининград өлкәсе булып чыкты.

Беренче Россия төбәге яңа ел локдаунын керткән. Ул Калининград өлкәсе булып чыкты.

Анда 28 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр, азык-төлек, даруханә һәм зоотоварлардан тыш, сәүдә үзәкләре һәм кибетләр, шулай ук сауналар, мунчалар, матурлык салоннары һәм чәчтарашханә ябылачак, дип хәбәр итә "Яңа Калининград".

Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәдә фитнес-үзәкләр, спорт объектлары, кинотеатрлар, театрлар, музейлар һәм мәдәният йортлары эшен чикләячәкләр. Хакимият органнары гражданнарны кабул итмәячәк, ә банклар һәм МФЦ юридик затлар белән генә эшләячәк.

Калининград өлкәсендә урамда үтүче ярминкә һәм массакүләм күңел ачулардан баш тартачаклар. Моннан тыш, корпоративлар оештырырга ярамый.

Губернатор Антон Алиханов чикләүләрне һәм битлек режимнарын үтәүне катгый рәвештә күзәтергә вәгъдә итте.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading