16+

Россиянең Европа өлешенә балтырган таралу куркынычы яный

Сколково исемендәге фән һәм технологияләр институты, климат үзгәрү дәвам иткәндә, аның ни рәвешле таралуын ачыклаган.

Сколково исемендәге фән һәм технологияләр институты, климат үзгәрү дәвам иткәндә, аның ни рәвешле таралуын ачыклаган.

Нәтиҗә мондыйрак: ничек кенә булмасын, Россиянең Европа өлешендә, Себердән кала, балтырган таралу куркынычы бар.

Фаразлар буенча, климатик үзгәрешләргә бәйле булмыйча да балтырган яңа территорияләрне 2040-2060 елларда “басып” алачак. 

Беренче тапкыр балтырганны 1940 елларда Кавказда тапканнар һәм илдә терлек азыгын арттыру максатыннан, махсус рәвештә илгә керткәннәр. Әмма соңрак аның агулы булуы ачыкланган. Әлеге үсемлек салкынга да, эссегә дә чыдам. Аның һәрбер “куагы” 20 меңләп орлык тарата. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading