16+

Россиянең көнбатышында кар яуган

Санкт-Петербургта җомга иртә белән кар яуды, дип хәбәр итә РИА Новости хәбәрчесе.

Санкт-Петербургта җомга иртә белән кар яуды, дип хәбәр итә РИА Новости хәбәрчесе.

Аерым алганда, кыска вакытлы кар шәһәрнең Фрунзе районында яуган.

Социаль челтәрләрдә шәһәрнең башка районнарыннан, шул исәптән Приморьедан кар төшерелгән фото һәм видеолар урнаштыралар. Кайберәүләр бер-берсен Яңа ел белән котлап шаярта.

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр иткәнчә, җомга көнне Петербургта +5..+7 градус җылылык көтелә, кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар явачак.

Чыганак - "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading