16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан казанышлары турында сөйләде һәм «Россия» күргәзмәсенә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышлары турында сөйләде һәм бар кешене дә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика казанышлары турында сөйләде һәм бар кешене дә Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсен карарга чакырды.

Әлеге видео күргәзмә-форумның рәсми телеграм-каналында урнаштырылган.

«Татарстан — Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть чыгару һәм нефть химиясе үсеш алган. Без — зур сәнәгать төбәге. Республиканың танылган брендлары — «Татнефть», «КАМАЗ», Казан авиация заводы (КАЗ). Без вертолетлар һәм кораблар җитештерәбез. Иң яхшы икътисади зоналарның берсе — «Алабуга» Татарстанда урнашкан», — дип сөйли республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмәдә Татарстан Республикасы көне 2 декабрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов бу көнне барлык чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты.

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең биш локациясендә ачылачак күргәзмә экспозицияләрендә Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителәчәк. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә. Керү бушлай.

Чараны рәсми ачу тантанасы 75 нче павильонның А залында планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading