16+

Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Садри Максудига һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанның «Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар.

Рәсми ачылыштан соң монументка чәчәкләр куелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат үзәге.

«Без бүген бирегә бөек шәхескә, Татарстан белән Төркия арасында күпер була алган кешегә һәйкәл ачырга җыелдык. Садри Максуди Россия Дәүләт Думасының да, Төркиянең Бөек Парламенты депутаты да булган", дип ассызыклаган үзенең чыгышында Бинали Йылдырым. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым Казанга Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында килде.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading