16+

Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек баланың хыялын чынга ашырган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Руслан Хәбибуллинның хыялын чынга ашырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Руслан Хәбибуллинның хыялын чынга ашырды.

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ул Иннополис шәһәренә экскурсия сораган, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Руслан программалаштыру белән мавыга, үзлегеннән компьютерлар сүтеп-җыя һәм «Кванториум» балалар технопаркына дәресләргә йөри. Аңа Иннополиста лицейны күрсәттеләр: Руслан уку аудиторияләрендә, робототехника һәм технология кабинетларында, спорт залында, китапханәдә һәм бассейнда булды.

Моннан тыш, ул Россиядә һәм дөньяда өстәмә чынбарлык технологиясен кулланып эшләүче беренче коворкингны бәяләде, аннары пилотсыз таксида йөрде һәм Иннополис Университетында булды.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акцияне Россиядә 2018 елдан башлап Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан уздырыла. Анда балалар һәм катлаулы авырулы өлкәннәр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләдәге балалар катнаша. Аларның теләкләрен танылган сәясәтчеләр, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин да, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук битараф булмаган башка кешеләр үти.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading