Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Татарстанда бу иптәшне яраталар, аңа ихтыяҗ бар. Роспотребнадзорның Элвин Грейга түгел, ә аның концертын оештыручыларга карата дәгъвасы бар. Безнең позиция шундый, беркемгә дә ташламалар бирмибез, һәм шул сәбәпле Covid-19 буенча вазгыять тә бездә тотрыклы булып кала», — дип аңлатты ул.
Комментарийлар