16+

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасын юллады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы янгында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаевка кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы янгында кешеләр һәлак булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаевка кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 14 кеше һәлак булган. Илдә матәм игълан ителгән.

“Якыннарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Бу югалтуларның ачысын чын күңелдән уртаклашабыз, Казахстанның тугандаш халкы белән бергә кайгырабыз”, - диелә телеграммда.

10 июньгә Абай өлкәсендәге янгын мәйданы 60 мең гектарга кадәр җиткән. Семей шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Токаев Гадәттән тыш хәлләр министры Юрий Ильинны эшеннән азат иткән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading