Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады.
Скопировать ссылку
Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актеры Павел Прилучныйның Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадындагы чыгышын үзенең Инстаграм аккаунтына куйды.
Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм Казанның мактаулы гражданины — очучы-истребитель Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли.
Әлеге фильмның саундтрегы — «Любимый город» җыры. Россия актеры Татарстан башкаласында узган бәйрәм парадында нәкъ шушы җырны башкарды.
Комментарийлар