Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика хатын-кызларын 8 нче март бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын йөрәктән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!» — диелә котлауда.
Президент күп кенә шагыйрьләрнең һәм рәссамнарның гасырлар буена хатын-кыз образын мәхәббәт һәм тугрылык, аналарның изгелеге һәм гаилә учагы белән тәңгәлләштерүен ассызыклады. “Хатын-кыз – ул матурлык һәм наз, шәфкатьлелек һәм якты киләчәккә өмет, якыннары турында кайгырту белән тулы дөнья” диелә котлауда.
Рөстәм Миннеханов хатын-кыз-ветераннарны һәм Пхенчханда узган Олимпия уеннарыннан медальләр белән кайткан спортчы кызларны аерым билгеләп узган. “Барлык котлауларга кушылып, чын күңелдән сезнең бәхетле, мөлаем, үз-үзегезгә ышанган булуыгызны телим” дип тәмамлана Президент котлавы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар