Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.
Скопировать ссылку
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында хәбәр итте.
Республикада сөт җитештерүне 2 млн тоннага, итне 550 мең тоннага җиткерергә. Татарстанның закон чыгару органына еллык Юлламасы вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында шундый бурыч куйды.
Президент билгеләп үткәнчә, быел Татарстан басуларыннан 5 млн тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Шикәр чөгендере буенча уңыш 1,8 млн тонна, майлы культуралар буенча 600 мең тонна, бәрәңге буенча уңыш 800 мең тонна булыр дип көтелә.
Уңышлар белән бергә, Президент “китек” якларга да игътибар итте.
Комментарийлар