Шуннан соң делегация төп залга узды һәм бүләкләү тантанасы башланды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Россиянең 20 дәүләт бүләген тапшырды. Алар арасында “Ватан алдындагы хезмәт өчен”, “Җәмәгать тәртибен саклау өчен” медальләре, шулай ук “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре”, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” мактаулы исемнәре, Россия Президентының мактау грамоталары, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар” ордены һәм башка бүләкләр бар иде.
“Россия Көне – һәрберебез өчен олы бәйрәм. Без бөек тарихы булган зур илдә яшибез. Лидерыбыз Владимир Путин курсы ярдәмендә, Россиянең хәрби-оборона потенциалы ныгый, аның халыкара абруе үсә, россиялеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра”, - диде Татарстан Президенты.
Комментарийлар