16+

Рөстәм Миңнеханов сагыз сата торган 15 яшьлек кызга бизнесын легальләштерергә чакырды

15 яшьлек Казан кызы Николь Гәрәева стрессларны бетерү өчен кулда уйната торган сагыз, ягъни слайм эшләп сата.

15 яшьлек Казан кызы Николь Гәрәева стрессларны бетерү өчен кулда уйната торган сагыз, ягъни слайм эшләп сата.

8 нче сыйныф укучысының айлык кереме 45 мең сум. Инстаграмда 40 мең язылучысы бар. Ул элгән видеоларны да 40ар мең кеше карый. Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы киңәйтелгән утырышына Никольны да чакырганнар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кызның 15 яшьлек туган көне белән котлап чәчәк бәйләме тапшырды һәм, шаяртып, минем дә инстаграм бар, берләшеп, уртак предприятие булдырыйк, диде.

Шул ук вакытта ул Никольга күләгәдән чыгып эшләргә тәкъдим итте. Утырышта катнашучыларга яшьләрне активлаштыру, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү кирәклегенә басым ясады. Яшьләр мәктәп партасы артында утырганда ук эшмәкәрлеккә өйрәнсеннәр, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading