"Бүген Татарстан Президенты Боерыгы белән Тәлгать Абдуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасыннан азат ителде", - диде Лилия Галимова.
"Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез", - дип әйтте Кремльнең рәсми вәкиле.
Комментарийлар