Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында билгеләп үтте.
“Илдә өлешчә мобилизация бара. Безнең яклаучыларыбызны һәм аларның гаиләләрен адреслы ярдәм белән һәм кайгыртучанлык белән тәэмин итәргә кирәк. Күпләргә хәзер җиңел түгел. Күп оешмаларның, иҗтимагый оешмаларның, ватандашларыбызның ярдәм итәргә теләвен күрәбез. Мондый инициативаларны күтәреп алырга кирәк”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасы вакытында.
Төбәк җитәкчесе өлешчә мобилизация кысаларында, хәрби хезмәткә алынган татарстанлыларга ярдәм күрсәткән Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллин һәм Мөслимнән эшмәкәр Илгиз Исламовны аерым билгеләп үтте.
“Мондый кешеләр бик хисап. Аларның һәркайсына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар